+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Районнарда эре боз яуган!

Бүген бу һава торышының бердәнбер көйсезлеге түгел әле.

Районнарда эре боз яуган!
Районнарда эре боз яуган!

Башкортстанның Чишмә районында эре боз явуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә таратылды. Бүген бу һава торышының бердәнбер көйсезлеге түгел, чөнки Миякә районында кинәт чыккан көчле җил йорт түбәләренә зыян китергән.

Тизлеге секундына 16 метрга җиткән көчле җил Колтай-Каран авылында йортларның түбәсен алып ташлаган һәм хуҗалык корылмаларына зыян китергән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике йорт һәм ике сарай түбәсеннән шифер һәм профнастилны көчле җил алып ташлаган. Зыян күрүчеләр юк.

 Синоптиклар якын көннәрдә яңгырлы җылы һава торышы вәгъдә итә.

 

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: