Барлык яңалыклар

Бушлатларны салырга вакыт!

Синоптиклар фаразлары белән сөендерә.

Бушлатларны салырга вакыт!
Бушлатларны салырга вакыт!

“Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, якындагы өч көндә республикага, ниһаять, җәйге җылы көннәр киләчәк.

Әйтик, бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +22,+27 градус булачак.

Иртәгә төнлә - урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк, яшенле яңгыр вакытында көчле җил. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +24,+29 градуска кадәр күтәрелә.

Җомга, 24 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, шулай ук, яшенле яңгыр көтелә. Җил талгын, яшенле яңгырлар вакытында көчәючән. Термометр баганалары төнлә +14,+19, көндез +21,+26, көньяк районнарда +27,+32 градус күрсәтәчәк.

 

Фото: ahtubinsk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: