Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 25 июньдә, 20:00 сәгатьтән һава торышының бозылу ихтималы зур, җил көчәячәк. Мондый күренеш 26 июньдәге 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итүе ихтимал. Аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Һава шартларының начараюы сәбәпле, агачлар, электр линияләре, реклама щитлары, конструкцияләр янында булмаска һәм алар янында транспорт чараларын калдырмаска киңәш ителә.
Фото: manrule.ru