+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җылы көннәрне сагынып көтәбез!

Төбәк синоптиклары якын көннәргә фаразларын җиткерде.

Җылы көннәрне сагынып көтәбез!
Җылы көннәрне сагынып көтәбез!

Июнь бигрәк салкын булды. Җылы көннәрне сагынмаган кеше бар микән? Бакчада яшелчә-җимешләр дә гөрләп үсә алмый. Чын җәй кайчан башланыр соң?

Якын көннәрдә Башкортстанда синоптиклар көннәр бераз җылыта дип фаразлый. Бүген, 30 июньдә, көндез республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә +3,+8 градус, көндез +18,+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга, 1 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар ихтималы сакланачак. Җил юнәлешен үзгәртүчән, яшен вакытында көчле булачак. Һава температурасы төнлә +6,+11, көндез +16,+21 градус торачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: