-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җәйге челлә башланамы әллә?

Төбәк синоптиклары якын көннәргә фаразларын җиткерде.

Җәйге челлә башланамы әллә?
Җәйге челлә башланамы әллә?

Ниһаять, үзәккә үткән салкын көннәр чигенә кебек. Атна ахырына республикада эссе һава торышы урнашачак.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез төбәктә һава температурасы 22-27 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, әмма җомгага алар туктаячак.

Иртәгә, 8 июльдә, явым-төшемсез һава торышы көтелә, төнлә һава температурасы 9-14 градус, көндез – 23-28 градус күрсәтәчәк, ә шимбә көнне, 9 июльдә, термометр баганасы 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк. Җәйге эссе көннәргә әзер торыгыз, дуслар.

 

Фото: million-wallpapers.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: