+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җылы көннәр озаккамы?

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Җылы көннәр озаккамы?
Җылы көннәр озаккамы?

“Башгидрометеорология” үзәге мәгълүматлары буенча, бу эш атнасында республика буенча һава температурасының нормадан 4-6 градуска югарырак булуы көтелә. Төнге һава температурасы +10, +16, таулы районнарда +3, +9, көндез 21-26 градус.

"Республика территориясенә Урта диңгездән җылы һава агымы килә", - дип аңлатты синоптиклар.

21 һәм 22 сентябрьдә төнлә республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар булуы көтелә.

Бүген, 21 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Көндез һава температурасы +21, +26 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 22 сентябрьдә, республиканың төньяк районнарында төнлә кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыш, көнчыгыштан талгын. Термометр баганалары төнлә +10, +15, таулы районнарда +4, +9, көндез +21, +26 градус күрсәтәчәк.

23 сентябрьдә, җомга көнне, көчле яңгыр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы +10, +15, таулы районнарда +4, +9, көндез +21, +26 градус.

 

Фото:grodnonews.by

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в