+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Хуш, әбиләр чуагы!..

Синоптиклар фаразлары буенча, берничә көннән җылы һәм коры һава торышы үзгәрәчәк.

Хуш, әбиләр чуагы!..
Хуш, әбиләр чуагы!..

Башкортстанда сентябрь азагында "әбиләр чуагы" салкыннар белән алышыначак. “Башгидрометеорология” үзәге фаразлары буенча, алдагы өч көндә һава торышы җылы булачак. 23 сентябрьдә көчле яңгыр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяктан талгын, көндез көчле. Көндез һава температурасы+23, +28 градус булачак.

24 сентябрь, шимбә көнне, төнлә явым-төшем көтелми, көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы +9, +14, таулы районнарда +2, +7, көндез +22, +27 градус.

Якшәмбе, 25 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә термометр баганалары +9, +14, көндез +16, +21 градус күрсәтәчәк.

“Гисметео” мәгълүматлары буенча алдагы атна салкын, болытлы һәм яңгырлы булачак, 26 сентябрь, болытлы булачак, яңгырлар көтелә. Төнлә һава температурасы +3, +6, көндез +11, +13 градус. Сентябрь азагында көндез термометр баганалары +8, +11 градус, төнлә +3, +5 күрсәтәчәк.

 

Фото: irk.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в