+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
26 сентябрь 2022, 10:05

Карлы яңгырлар көтелә

Республикада бу атнада явым-төшемле һава торышы урнашачак.

Карлы яңгырлар көтелә
Карлы яңгырлар көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 26 сентябрьдә, Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Кайбер районнарда яңгырлар, урыннар белән көчле яңгырлар булачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, һава температурасы аерым районнарда төнлә +4, +9, көндез +8, +13 градус. Автомобиль юлларының аерым өлешләрендә томан булырга мөмкин.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, бу атнадан республикада болытлы һава торышы һәм явым-төшемле циклон урнашачак. Көндез һава температурасы +9, +14 градустан артмаячак. 27 сентябрьгә каршы төндә республиканың төньяк һәм таулы районнарында карлы яңгырлар көтелә.

 

Фото:pikabu.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: