Башкортстан халкын һавада һәм туфрак өстендә -6 градуска кадәр салкын булачагы турында кисәтәләр.
28 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанда көчле кырау төшүе көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мегълүматлары буенча, республика буенча төнлә һава температурасы 0, +5 градуска кадәр, аязытканда һавада һәм туфрак өстендә -1, -6 градуска кадәр салкын булачак.
28 сентябрьдә көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы +5, +10 градуска кадәр җылытылачак.
Фото: otkritkis.com