Башкортстанда киләчәк кышны температура фоны нормада булачак, дип белдерәләр “Башгидрометүзәк”тә алдагы алты айга биргән башлангыч фаразларында.
Республика буенча уртача айлык температура: октябрьдә +4,3 градус, ноябрьдә -4,4 градус, декабрьдә -10,8 градус, гыйнварда -12,5 градус, февральдә -11,7 градус, мартта -5,1 градус тәшкил итәчәк.
Ноябрь аенда гадәттәгедән салкынрак булыр дип көтелә, шулай ук декабрьдә температура нормасыннан түбәнрәк булуы фаразлана. Октябрь, гыйнвар, февраль һәм март айларында республика территориясендә уртача температура нормага якын көтелә.
Фото: shnyagi.net