+9 °С
Болытлы
Бүген, октябрьнең беренче көнендә, Башкортстан буенча урыны белән бозлавык булуы көтелә. Бу хакта “Башгидрометүзәк" мәгълүматларына сылтама белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Юлларның аерым участокларында күрү мөмкинлеге 500 метрдан начарлана, томан төшүе ихтимал.
Һава температурасы көндез +6, +11 градус җылы булачак, ә төнлә урыны белән -2гә кадәр суытачак.
Фото: inform.kz