Киләсе атна башында Башкортстанның кайбер районнарында 16 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшемсез булачак. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяктан талгын. Көндез һава температурасы +10, +15 градус. Республиканың көнчыгышында +5 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Дүшәмбе, 3 октябрьдә, явым-төшемсез булачак, төньяк-көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар узуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Көндез урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы +3, +8 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр салкын, көндез +10, +15 градус җылы булачак.
4 октябрьдә Башкортстанда явым-төшем көтелми. Җил көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда -1 градус, көндез +11, +16 градус булачак.
Фото:gamerwall.pro