+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Чын кышны көткән идегезме?

Республикага көчле салкыннар килә.

Чын кышны көткән идегезме?
Чын кышны көткән идегезме?

Чын кыш башлануын ноябрь ахырында ук сизә башларбыз, күрәсең. Синоптиклар алдагы көннәрдә республикага 30 градуска кадәр суыклар килүе турында хәбәр итә.


Бүген, 27 ноябрьдә, бераз кар явачак, кайбер районнарда буран чыгуы мөмкин. Юлларда бозлавык күзәтеләчәк. Төнлә -8, -13 градус, аязытканда -15, -20, көнчыгыш районнарда -28 градуска кадәр суытачак.

Иртәгә, 28 ноябрьдә, һава торышы шулай ук салкын булачак, урыны белән кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын, урыны белән көчәючән.

Һава температурасы төнлә -14, -19, аязытканда -22, -27, көндез -12, -17 градус булуы көтелә.

29 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә -22 градус, ә урыны белән -25-30 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -12, -17 градус, урыны белән -22 градуска кадәр суыта.  

 

Фото: photocentra.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: