“Башгидрометеорология” үзәгендә эш атнасы азагына фаразлар бирделәр.
Зәмһәрир салкыннар бераз чигенә, күрәсең. Ял көннәрендә көчле җил, буран чыгуы көтелә, ерак юлга чыкмаска киңәш итәләр.
Бүген һәм иртәгә, 9 һәм 10 декабрьдә, Башкортстан территориясендә бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -18,-24 градус, республиканың кайбер районнарында -31 градуска кадәр суыта, көндез -8 градустан -16 градуска кадәр салкын.
Якшәмбе көнне урыны белән буран чыгуы, көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -10,-15 градус, көньяк-көнчыгыш буенча -23 градуска кадәр салкын, ә көндез бераз җылыта, һава температурасы -6,-11 градус күрсәтәчәк.