“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 11 декабрьдә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы кар явачак, төньяк-көнбатышка таба көчәючән. Аерым районнарда буран чыгуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 15-20 метр, республиканың көньяк-көнчыгышында секундына 3-8 метрга җитәчәк. Көндез һава температурасы -5, -10 градус.
Дүшәмбе, 12 декабрьдә, республиканың төньяк-көнбатышында кар явуы, буран чыгуы, юлларга кар сырынтылары салуы көтә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -6, -11 градус, көньяк районнарда -16 градус. Көндез -4, -9 градус.
Сишәмбе, 13 декабрьдә, төньяк районнарда кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы -7,-12 градус, Башкортстанның көньяк-көнчыгышында 16 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көндез -4, -9 градус.