Кышның беренче ае башлану белән үзенең зәмһәрир салкыннары белән котны алды, шулай бит, дуслар. Декабрьнең беренче декадасы нормадан 7-11 градуска салкынрак булса, киләсе ун көн җылырак булыр дип фаразлана.
Узган ялларда төньяк-көнчыгыш фронт көньяк-көнбатышка үзгәрде, һәм төбәктә шактый җылытты. 13 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр уртача тәүлеклек һава температурасы нормага якын, республиканың көнбатыш районнары буенча нормадан 1-2 градуска артыграк булачак.
Төнлә һава температурасы якынча -10, -17, көндез -5, -10 градус салкын торачак.
Республиканың көнчыгышында салкынрак булачак: төнлә -20, -25 градуска кадәр суыта, көндез -15 градус.
Көчле явым-төшем көтелми. Урыны белән бераз кар явачак.
20 декабрьгә кадәр республикада уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булыр дип көтелә.