+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
16 декабрь 2022, 15:05

Башкортстанга бозлы яңгырлар килә...

Юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз.

Башкортстанга бозлы яңгырлар килә...
Башкортстанга бозлы яңгырлар килә...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 17 декабрьдә автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык, төнлә һәм иртән урыны белән томан, күрү мөмкинлегенең 500 метрдан начарлануы булуы көтелә.  

18 һәм 19 декабрьдә республиканың күпчелек районнарында карлы яңгырлар көтелә, явым-төшемнең урыны белән көчле булуы ихтимал. Аерым районнарда җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Буран, бозлы яңгыр, электр чыбыкларына, агачларга, юлларга кар сырынтылары ятуы ихтимал. Сак булыгыз, юлларда бозлавык булачак.  

 

Фото:meteojurnal.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: