+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
18 декабрь 2022, 18:20

Уфада бозлы яңгыр ява

Сезнең якларда да шулаймы?

Уфада бозлы яңгыр ява
Уфада бозлы яңгыр ява

Бүген Уфада бозлы яңгыр яуды. 19 декабрьдә, дүшәмбе көнне һава торышы тагын да начараячак. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, кар явачак, урыны белән карлы яңгыр, аерым районнарда җил секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк, буран чыгуы, электр чыбыкларына, агачларга, юлларга кар сырынтылары ятуы ихтимал. Сак булыгыз, юлларда бозлавык булачак.  

Төнлә һава температурасы -5, -10 градус, көндез 0, -5 градус булачак.

“Көчле җил вакытында, электр линияләре, агачлар, реклама такталары, конструкцияләр янында тормагыз. Алар астына машина куймагыз. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз. Юл аша үткәндә бик игътибарлы булыгыз. Водительләргә ерак араларга баруны чикләргә киңәш итәбез. Юлда йөргәндә автомобильләр арасын, тизлек режимын үтәгез, хәвефсезлек каешлары турында онытмагыз. Ерак сәфәргә барганда җылы әйберләр, азык-төлек һәм ягулык запасы алыгыз», — дип искә төшерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 

Фото:.tvplaneta.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: