+17 °С
Яңгыр
Бүген песиләрне искә алдыгызмы, дуслар? Көн озынына йоклыйлар. Халык сынамышлары буенча, 19 декабрьдә песиләр авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килә икән.
Иртәгә, 20 декабрьдә, песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.
21 декабрьдә кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса – кар явар.
22 декабрьдә көн аяз булып, кар яуса – җылы кышка ишарә.
23 декабрьдә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.
24 декабрь көнне кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.
Фото: kotello.ru