“Башгидрометүзәк” синоптиклары фаразлавынча, бүген, 26 декабрьдә, урыны белән бераз кар явуы, төньяк-көнбатыш районнарда көчлерәк булуы көтелә. Җил төньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә -8, -13, аязыткан вакытта -14, -19 градус. Көньяк-көнчыгыш һәм таулы районнарында -23, -28 градуска кадәр суыта, көндез -5, -10 градус булачак, дип вәгъдә итәләр.
27 декабрь, сишәмбе көн, явым-төшемсез булмакчы. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы -10, 15, аерым районнарда -20, -25, көндез -8, -13 градус.
28 декабрь көнне дә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә термометр баганалары -10, -15, аерым районнарда -20, -25, көндез -8, -13 градус күрсәтәчәк.