+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
1 гыйнвар 2023, 10:35

Гыйнварда һава торышы нинди булачак?

Башгидрометүзәк синоптиклары елның беренче аена фаразларын җиткерде.

Гыйнварда һава торышы нинди булачак?
Гыйнварда һава торышы нинди булачак?

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда республика буенча уртача айлык һава температурасының нормага якын көтелә (гыйнвар өчен норма – 12,5 градус). Айлык явым-төшемнең нормадан азрак булуы көтелә (гыйнвар өчен норма-25-45 миллиметр).

Ай башында һава торышы үзгәрүчән булачак. Бүген, 1 гыйнварда, салкын булса, 2сеннән республика территориясенә актив циклон керәчәк. Һава торышы үзгәрә башлый. Кар яву, бураннар, көчле җил, электр чыбыкларына һәм агачларга, юлларга кар сырынтылары ятуы, бозлавык булуы көтелә. Төнлә һава температурасы -5, -10 градуска, көнчыгыш районнарда -15 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез 0, -5 градус булачак.

Аннары һава температурасы акрынлап түбәнәя башлаячак, атмосфера күренешләренең интенсивлыгы кими, бераз кар явуы көтелә.

 

Фото: 24.kz

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: