Бүген, 4 гыйнварда, республикада янә буран котырачак. Төбәктә яшәүчеләр өчен кисәтү игълан ителде.
Республика метеорологлары мәгълүматларына караганда, республикада буран чыга, җил секундына 15 метрга кадәр көчәючән, юлларда кар өемнәре, бозлавык булачак. Автомобиль йөртүчеләргә трассага чыкмаска киңәш итәләр.
Һава температурасы төнлә -5, -10 градус, аязытканда -15 градуска кадәр суыта, көндез -3, 8 градус торачак.
Иртәгә, 5 гыйнварда, көчле кар явачак, төнлә урыны белән буран чыгуы көтелә. Төнлә һава температурасы -14, -19 градус, көньякта -8, -13, көндез термометрлар -8, -13 градус күрсәтәчәк, көн ахырына -14, -19га кадәр суытачак.
Алдагы көннәрдә көчле суыклар башлана.
Фото: static.mk.ru