Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
8 гыйнвар 2023, 10:15

-42 градуска кадәр салкыннар көтелә

Көннәрнең кайчан җылыта башлавы да билгеле.

Башкортстанга Раштуа салкыннары килде. Синоптиклар кисәткәнчә, узган төндә республиканың төньяк районнарында термометр баганалары минус 40 градус тамгасын узып киткән.

Әйтик, “Башгидрометүзәк”нең һава торышы картасы мәгълүматлары буенча, 8 гыйнвар көнне иртәнге 8дә Караидел станциясендә -41 градус теркәлгән. Архангель һәм Иглин районнарында да шундый ук салкын һава торышы күзәтелгән. Анда термометр баганалары -39 градус күрсәткән.

Бүген, 8 гыйнвар иртәсендә, Уфада -32 градус салкын иде.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә республикада һава температурасы -40...-42 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнаның икенче яртысында салкыннар кими башлаячак, республиканың күпчелек районнарында кар явачак.

 

Фото:sobkor02.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: