Бу көннәрдә Якутиядә көчле салкыннар дәвам итә, һава температурасы 59 градуска кадәр төшкән.
Оймякон районында -59 градус теркәлгән, районның тугыз пунктында -45 градус салкыннар урнашкан.
Башкортстан да Якутиядән бик калышмый. Бүген иртән төбәкнең кайбер районнарында һава температурасы -42 градуска кадәр төшкән. Алдагы көннәрдә, шулай ук, салкын булачак. Бу турыда “Башгидрометүзәк” хәбәр итә.
Бүген, 9 гыйнварда, термометрлар -27, -32 градус күрсәтә. Явым-төшем булмаячак, җил талгын исәчәк.
Иртәгә, 10 гыйнварда, төнлә -37, -32 градус вәгъдә итәләр. Урыны белән -42 градуска кадәр суытачак. Көндез термометрлар -27, -32 градус күрсәтәчәк, урыны белән һава температурасы -22 булачак. Явым-төшем көтелми. Җил талгын исәчәк.
11 гыйнварда да явым-төшем булмаячак. Төнлә һава температурасы -37, -32 градус торачак, урыны белән -27, көндез -21, -26 градус, кайбер районнарда бераз җылыта, урыны белән -16га кадәр.
Фото: just-interes.ru