“Башгидрометеорология” үзәге мәгълүматлары буенча, 10 гыйнвар төнендә Уфа-Дим метеостанциясендә бу атнада тагын бер тапкыр һава температурасының абсолют минимумы теркәлде. Шулай итеп, термометр баганалары -39 градуска кадәр төште. Мондый температура рекорды 1940 елда, 83 ел элек күзәтелгән һәм ул вакытта -38,4 градус теркәлгән булган.
Уфа шәһәре үзәгендә, узган төнлә һава температурасы -34,3 кә кадәр төште.
Иң түбән һава температурасы -39,7 градус Архангель һәм Зилаер районы метеостанцияләре тарафыннан теркәлгән.
Билгеле булуынча, Уфа-Дим метеостанциясендә 9 гыйнвар төнендә 1974 елгы һава температурасының абсолют минимумы ябылды.