+13 °С
Болытлы
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, республикада суыклар агымдагы атна ахырына акрынлап чигенә башлаячак. Якындагы өч көндә явым-төшем булмаячак, җил көньяк-көнбатыштан талгын булачак.
Бүген, 11 гыйнварда, көндез термометр баганалары -22, -27 градус, урыны белән -12, -17 күрсәтәчәк.
Иртәгә, 12 гыйнварда, төнлә һава температурасы -20, -25, урыны белән -30, -35, көндез -14, -19 градус булачак.
13 гыйнварда төнлә -15, -20 градус, урыны белән -25, көндез -10, -15.
Кыскасы, көннәр бераз җылыта, дуслар.
Фото:perm.aif.ru