Камыр өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы эретелгән акмай, 2 чәй калагы сода алабыз һәм шуны "су мунчасында” шикәр комы эреп беткәнче тотабыз. Әлеге масса агарып, күпереп чыккач, 3-4 стакан он кушып, камыр басабыз. Камырны 30 минут суыткычта тотабыз. Ә аннары җәймәләр ясап, духовкада 6-7 минут пешереп алабыз.
Крем өчен 1 литр сөт, 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, бер кап ванилин һәм 6-7 аш кашыгы он алабыз. Аларны яхшылап болгатабыз һәм утка куеп, болгата-болгата куерганчы тотабыз. Әлеге масса суынгач, бер кап йомшартылган акмай салып бутыйбыз. Аннары кремны җәймәләр өстенә ягабыз.
Җәймәләрдән калган кисәкләрне ваклап, тортның өстен бизибез.
Баллы торт тора-тора тәмләнә һәм йомшара. Сез дә пешереп карагыз әле. Тәмле булсын, дуслар!