Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
16 гыйнвар 2023, 09:50

Салкыннар озакка чигендеме?

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Салкыннар озакка чигендеме?
Салкыннар озакка чигендеме?

Алдагы көннәрдә Башкортстанда урыны белән -27 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк”тә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 16 гыйнварда, республикада бераз болытлы, явым-төшемсез булачак.  Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы -9, -14 градус, кайбер районнарда -4кә кадәр булачак.

17 гыйнварда янә явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -15, -20 градус, урыны белән -27 градуска кадәр салкын, көндез -7, -12 градус күрсәтәчәк.

18 гыйнварда явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, шулай ук, талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -15, -20 градус, урыны  белән -27 градуска кадәр төшәчәк, көндез -7, -12 градус.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: