Якын көннәрдә Башкортстанга җылы атмосфера фронты килә, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 19 гыйнварда, республикада явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Көндез һава температурасы -7, -12 градус, таулы районнарда термометр -2 гә кадәр җылытачак.
20 гыйнвар, җомга көнне, Башкортстанда янә явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -14, -19 градус, урыны белән -21, -26. Көндез -7, -12 градус, таулы районнарда -2гә кадәр.
21 гыйнвар, шимбә көнне, явым-төшемсез булачак. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -11, -16 градус, урыны белән -19, -24. Көндез -5, -10 градус, таулы районнарда 0 градуска кадәр җылы булачак.