+9 °С
Болытлы
Башкортстан синоптиклары алдагы ике көндә һава торышының нинди булачагы турында хәбәр итте.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, иртәгә, 27 гыйнварда, республикада урыны белән кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы -8, -13 градус, аязытканда -18 градус көтелә. Көндез -4, -9 градус.
28 гыйнварда, шимбә көнне, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -10, -15, аязытканда -20, 25 градуска кадәр. Көндез -6, -11 градус.