Русия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, февральдә Башкортстан буенча уртача айлык һава температурасы нормага якын – 11,7 градуска булачак дип көтелә. Айлык явым-төшем шулай ук нормада – 20-40 мм чамасы булачак дип көтелә.
Бүген, 2 февральдә, урыны белән кар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы -6,-11 градус, урыны белән -1гә кадәр булачак.
Иртәгә, 3 февральдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә термометр баганалары -10,-15 градус, аязытканда -18,-23 градус, көндез -3,-8, урыны белән -13кә кадәр.
4 февральдә урыны белән кыска вакытлы кар явуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә -8,-13, аязытканда -16,-21, көндез -1,-6, көньяк-көнчыгышта -11гә кадәр салкын булачак.
Фото: storage.myseldon.com