+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Быел кар тиз эри...

Ә синоптиклар 13 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итә.

Быел кар тиз эри...
Быел кар тиз эри...

Басуларда карлар эреп бетеп бара. Әмма салкыннар чигенергә уйламый әле. Якшәмбе көнне Башкортстанда урыны белән 13 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 17 мартта, явым-төшемсез булачак. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы +5, +10 градуска кадәр җылы булачак.

18 мартта, шимбә көнне, урыны белән җепшек кар явуы фаразлана. Көндез төньяк районнарда кар явачак. Җил көньяктан, төньякка күчүчән, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез 0, +5 градус булачак.

Якшәмбе, 19 мартта, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә республиканың көньяк-көнчыгышында бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -3, -8 градус, урыны белән 13 градуска кадәр суыта. Көндез -3, +2 градус җылы булачак.

 

 

Фото: stihi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в