Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 24 мартта, Башкортстанда аяз, кояшлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын.
Көндез һава температурасы +6, +11 градус, таулы районнарда +14 градуска кадәр җылытачак.
25 мартта, шимбә көнне, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин, төньякта уртача. Җил көньяктан, көньяк-көнбатышта көчәеп китүчән. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +5, +10 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 26 мартта, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә термометр баганалары 0, +5 градус, көндез +7, +12 градус күрсәтәчәк.
Фото: pro-dachnikov.com