-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

9 ел элек булган рекордны уздык!

Уфада яңа температура рекорды куелды.

9 ел элек булган рекордны уздык!
9 ел элек булган рекордны уздык!

 “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 26 мартта, урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез төньякта уртача явуы көтелә. Иртән томан төшүе фаразлана. Җил көньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +6,+11 градус тәшкил итәчәк, таулы районнарда +14 градуска кадәр җылыта.

Дүшәмбе һәм сишәмбе, 27 һәм 28 мартта, шулай ук урыны белән яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә +1,+6, көндез +9,+14 градус күрсәтәчәк.

Билгеле булуынча, 24 мартта көндез Уфа-Дим аэрологик станциясе һава температурасының бу көнгә абсолют максимумын теркәгән, ул +9,9 градус тәшкил иткән (2016 елда+7,8 градус  булган).

 

 

Фото: dela.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: