Барлык яңалыклар

Лайлалы әкәм-төкәм кәбестәгә зур зыян сала

Бакчадагы бу корткычларан ничек котылырга?

Лайлалы әкәм-төкәм кәбестәгә зур зыян сала
Лайлалы әкәм-төкәм кәбестәгә зур зыян сала

Быел эссе җәй бакчачыларга мәшәкатьләр өстәп кенә тора. Алдагы көннәрдә синоптиклар яңгырлар фаразлый. Яңгырлар башлану белән бакчада лайлалы әкәм-төкәмнәр күбәя дә инде. Алар уңышка зыян китермәсен өчен кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Бу уңайдан Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре киңәш бирә.


— Бер чиләк суга бер стакан 9 процентлы уксус салырга һәм кичен кәбестәгә сиптерергә. Сыекча корткычның тәненә тисә, яндыра икән, — ди Мөнәвәрә Хисаметдинова. —Икенче ысул — 2 аш кашыгы нашатырь спиртын, 15 грамм коры горчицаны бер литр суга салып, болгатырга һәм шуны сиптерергә.
Өченче ысул — әкәм-төкәмнәргә мунча оештыру! Бу ысулны бакчачылар бик мактый. Лайлалы корткыч эссене яратмый. Шуңа да суны 60 градуска кадәр җылытабыз да лейка белән кәбестәләргә сибеп чыгабыз.


Бу ысулларның берсе дә ярдәм итмәсә, химикатлар кулланырга кирәк булачак. “Гроза” һәм “Мета” препаратлары корткычларны юк итәчәк. “Слизнеед” препаратының да ярдәме тияр.

 

Фото: fb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: