-31 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

-12 градуска кадәр суыта!

Башкортстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышы турында хәбәр итте.

-12 градуска кадәр суыта!
-12 градуска кадәр суыта!

“Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, бүген, 24 октябрьдә, башта җепшек кар, аннан яңгыр явуы көтелә, иртән аерым районнарда электр чыбыкларында һәм агачларда кар сырынтысы, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле исәчәк. Һава температурасы көндез +3,+8 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 25 октябрьдә, төнлә яңгыр явачак, ул җепшек карга әйләнәчәк, көндез урыны белән бераз җепшек кар, көньяк-көнчыгышта көчле кар явуы көтелә. Кайбер районнарда электр чыбыкларында һәм агачларда җепшек кар сырынтысы ятачак, юлларда бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә һәм көндез 0,-5 градус, көньяк-көнчыгышта +5 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Ә менә пәнҗешәмбе, 26 октябрьдә, кинәт суытачак. Урыны белән бераз кар явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр салкынайта, көндез 0, -5 градус булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в