Республикада атна ахырына кадәр салкын һәм карлы булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе, 25 октябрьдә, бераз кар явуы, көньяк-көнчыгышта көчле кар көтелә. Кайбер районнарда тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтысы, юлларда бозлавык булачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк, урыны белән көчәючән. Һава температурасы 0, -5 градус салкын, көнчыгышта +5 градуска кадәр.
Пәнҗешәмбе, 26 октябрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә -2, -7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр салкын, көндез 0, -5 градус күрсәтәчәк.
27 октябрьдә, җомга көнне, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр салкынайта, көндез 0, -5 градус торачак.