+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
27 октябрь 2023, 11:00

Синоптиклар ниләр вәгъдә итә?

Ял көннәренә һава торышы белән танышыйк.

Ял көннәренә һава торышы белән танышыйк
Ял көннәренә һава торышы белән танышыйк

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 27 октябрьдә, урыны белән кар явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез -4, +1° тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 28 октябрьдә, төнлә урыны белән юеш кар явуы көтелә, көньяк районнарда көчлерәк, көндез юеш кар, яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда электр линияләренә һәм агачларга юеш кар ятуы, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә -2, -7°, төньяк-көнчыгыш районнарда -12°, көндез -2, +3° күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 29 октябрьдә, яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -3, +2°, көндез 0, +5°, көньяк районнарда +10° кадәр.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: