-28 °С
Болытлы
Атнаның беренче көннәрендә Башкортстанда һава торышы бераз җылыну, юеш кар һәм яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
“Башгидромет”үзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 30 октябрьдә яңгырлар һәм юеш кар явуы көтелә. Төнлә урыны белән көчле булачак, аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга юеш кар ятуы, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән, урыны белән көчле. Төнлә һәм көндез һава температурасы -2, +3 градус.
Сишәмбе, 31 октябрьдә, төнлә кыска вакытлы кар явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Көндез юеш кар һәм яңгыр явуы, урыны белән көчле булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 1, -6 градус, көндез 0, + 5.