-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ноябрьдә җылы көннәр көтәргәме?

Русиянең “Гидрометүзәк” синоптиклары фаразларын җиткерде.

Ноябрьдә җылы көннәр көтәргәме?
Ноябрьдә җылы көннәр көтәргәме?

Русиянең “Гидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, ноябрь Башкортстанда җылы булачак. Һаваның уртача айлык температурасы нормадан 11,5 градуска югарырак булуы көтелә (норма минус 4,4 градус тәшкил итә). Айлык явым-төшемнең норма тирәсендә көтелә (норма 3050 мм).

Бүген, 1 ноябрьдә, республиканың үзәк районнарында аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар катыш яңгыр явуы, электр чыбыкларында һәм агачларда дымлы кар ятуы, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы көтелә. Күрү мөмкинлеге 500 метрдан кимрәк булуы ихтимал.

Көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр. Һава температурасы төнлә 0° тирәсе, көндез +6, +8°.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: