Көз бик җылы килде, ә менә безгә алда нинди кыш көтәргә соң? Синоптиклар фаразларына колак салыйк.
Быел русиялеләрне экстремаль температура үзгәреше көтә. Бу хакта Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.
Гомумән алганда, кыш җылы булыр дип көтелә.
"Температура фоны, Мәскәүдә генә түгел, ә Европа территориясендә, Азия өлешендә дә, нигездә нормага якын һәм югарырак булачак. Ләкин экстремаль үзгәрешләр күзәтеләчәк", — дип белдерә синоптик. Роман Вильфанд Мәскәүдә еш кына карның эрүе һәм 15-20 градуска кадәр салкыннар чиратлашуы күзәтеләчәк, дип өстәде.