Барлык яңалыклар

Көзге кояшта җылынып калыгыз!

Бүген Башкортстанда +12 градуска кадәр җылытачак.

Көзге кояшта җылынып калыгыз!
Көзге кояшта җылынып калыгыз!

В четверг, 2 ноября, в Башкирии прогнозируется облачная погода с прояснениями. Существенных осадков не ожидается. Ветер юго-восточный, южный 3-8 м/с. Температура воздуха днем составит +7, +12 градусов.

Көзнең өченче ае ишек какса да, җылы, кояшлы матур көннәр калган икән әле. Бүген, 2 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 3-8 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +7, +12 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Юлларда томан булырга мөмкин, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш итәләр.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, ноябрь Башкортстанда җылы булачак. Һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1-1,5 градуска югарырак көтелә (норма -4,4 градус тәшкил итә). Айлык явым-төшем норма тирәсендә көтелә (норма 30-50 мм).

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: