+6 °С
Болытлы
“Башгидрометүзәк” синоптиклары фаразлавынча, сишәмбе, 7 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы көндез +5,+10° тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 8 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез дә бераз яңгырлар явуы көтелә, урыны белән көчле. Җил көньяктан көнбатышка күчүчән талгын. Термометр баганалары төнлә -1,+4°, көндез +4,+9° күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе, 9 ноябрьдә, төнлә яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +3,+8°.