-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ә былтыр бу вакытта кар яткан...

Иске Туймазы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Денис Төхвәтшин көн саен табигатьне күзәтеп, көндәлек алып бара.

Ә былтыр бу вакытта кар яткан...
Ә былтыр бу вакытта кар яткан...

Ул фотосурәтләр туплаган һәм былтыргы ноябрь башы белән быелгысын чагыштырып караган. Фотоларга караганда, шул ук урында узган елда кыш булган, җир өсте кар белән капланган, каты салкыннардан агачларга бәс кунган, ә быел исә кояш елмая, жир өстендә яшел үлән, агачларда кызыл, сары яфраклар. Табигать – ул сихри дөнья, аның һәр мизгеле матур. Ел елга туры килми.

Безнең Денис барлык укучыларны да  һава торышы буенча көндәлек алып барырга өнди.

Борынгы ата-бабаларыбыз да көз мизгелен күзәтеп, сынамышлар әйтеп калдырган. "Көз килеше җәеннән билгеле", "Көз жылы булса, кыш салкын килер", "Көз озын булса, кыш озын була", "Көз озын булса, яз соң килер", "9нчы ноябрьдә бәс кунса, суык, томан булса, жылы булыр".

 6 ноябрь. Каникул. Тышта кояш, 7 градус жылы, матур көн.

 

Самира Мозафарова,

6нчы сыйныф укучысы.

 Иске Туймазы мәктәбе, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: