Барлык яңалыклар

Җылы көннәрне сагынырбыз әле...

Башкортстанда карлы яңгыр көтелә.

Җылы көннәрне сагынырбыз әле...
Җылы көннәрне сагынырбыз әле...

“Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, бүген, 8 ноябрьдә, республика буенча бераз яңгыр көтелә, урыны белән уртача. Җил көньяк-көнчыгыштан көнбатышка күчүчән талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +3,+8 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 9 ноябрьдә, урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә карлы яңгыр көтелә. Җил көнбатыштаг, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Термомер баганалары төнлә -2,+3 градус, көндез +2,+7 градус күрсәтәчәк.

Җомга көнне, 10 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көнбатышта уртача, көндез урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез +2,+7 градус.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: