Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 10 ноябрьдә, көндез яңгырлар көтелә, урыны белән көчле яңгырлар булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, аерым районнарда көчле. Һава температурасы +2,+7°.
Шимбә көнне, 11 ноябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән уртача, көнчыгыш районнарда кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын, көндез аерым районнарда көчле. Термометр баганалары төнлә һәм көндез 0,+5° күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 12 ноябрьдә, төнлә кар катыш яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -3,+2°, көндез 0,+5°.
Халык сынамышларына да игътибар итик.
10 ноябрьдә бәс - суыкка, томан - җепшек көнгә.
11 ноябрь - болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.