-31 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңгыры да, кары да явачак...

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Яңгыры да, кары да явачак...
Яңгыры да, кары да явачак...

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 13 ноябрьдә, төнлә, явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, төньяк-көнбатышта көчле яңгыр көтелә. Аерым районнарда — томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -3,+2, көндез +2,+7 градус.

Иртәгә, 14 ноябрьдә, яңгыр явачак, көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0,+5, көндез +2,+7 градус.

Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, көндез җепшек кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез 0,+5 градус торачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в