-28 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кар катыш яңгырлар килә

Башкортстан синоптиклары якын көннәргә һава торышын фаразлады.

Кар катыш яңгырлар килә
Кар катыш яңгырлар килә

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 14 ноябрьдә, республикада яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +2, +7 градус.

15 ноябрьдә көндез урыны белән бераз юеш кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, +3 градус, көндез 0, +5 градус.

16 ноябрьдә кар катыш яңгыр явачак, көндез урыны белән көчле булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Төнлә һәм көндез һава температурасы -2, +3 градус.

Шулай ук ай ахырына кадәр көчле магнит давыллары 22, 23, 24, 25 һәм 26 ноябрьдә булачак.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в