Башкортстанда алдагы көннәрдә кар явачак дип фаразлана. “Башгидрометүзәк” хәбәр иткәнчә, бүген, 15 ноябрьдә, республикада төнлә һәм иртән кар катыш яңгыр ява, шулай ук көндез дә урыны белән кар катыш яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез -1,+4 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 16 ноябрьдә, җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3,+2°.
17 ноябрьдә республика синоптиклары мәгълүматлары буенча явым-төшем күбесенчә җепшек кар рәвешендә көтелә, аерым районнарда агачларга һәм электр чыбыкларына җепшек кар сырынтылары ятачак , юлларда бозлавык, кар өемнәре хасил булачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3,+2 градус көтелә.
Фото: oir.mobi