+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

-13 градуска кадәр суыта

Кышкы киемнәрегезне барлап куегыз, дуслар.

-13 градуска кадәр суыта
-13 градуска кадәр суыта

Алдагы өч көндә Башкортстанда кар явуы көтелә, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән яңгыр катыш кар явып узачак, көндез көньякта көчле кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -2, +3 градус булачак.

17 ноябрьдә көньякта бераз җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән электр чыбыкларына һәм агачларга җепшек кар сырынтылары ятачак. Көньяк Җил көньяктан төньякка күчүчән. Төнлә һәм көндез һава температурасы -3,+2 градус тәшкил итәчәк.

18 ноябрьдә Башкортстан буйлап бераз кар явачак, юлларда бозлавык көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -3, -8 градус, аязытканда 13 градуска кадәр суыта. Көндез-1,-6 градус тирәсе торачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: